Мисырның Шарм әш-Шәехтәге комлыгы янында су коену 3 декабрьгә кадәр тыелырга мөмкин, дип хәбәр итә Россиянең туриндустриясенә караган ratanews.ru порталы.
Мәсьәлә шунда ки, узган сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә 4 турист, шул исәптән Россиянең 3 гражданы, акула һөҗүменнән зур зыян күрде. Сишәмбедә 19 сәгатьтә Шарм әш-Шәехтәге DESSOLE NESKO WAVES кунакханәсе янындагы диңгез култыгында акула өлкән яшьтәге бер хатын-кызга һөҗүм итә. Ул ярдәмгә чакырып кычкыра. Шулай да уң кулы чугыннан һәм сул аягы табаныннан башка калса да, ярга кадәр йөзеп чыга. Моңа кадәр 2 сәгать элек акула бер ирнең кулын өзеп ала. Бәхеткә, бу кеше дә исән кала. Алар Шарм әш-Шәех госпиталенә китерелә, аннары сәламәтлек саклау министры фәрманы буенча алар Каһирәгә Насыр исемендәге дәүләт хастаханәсенә җибәрелә. Зыян күрүчеләрнең зарарланган урыннарына операция ясалган.
Чәршәмбедә акула тагын 2 кешегә ташлана.Ул Melia Sinai Sharm кунакханәсе янындагы сулыкта 48 яшьлек хатынның кулын өзеп ала. Шул ук көнне акула Украинадан Мисырга ял итәргә килгән туристны яралый. Хәзер бу фаҗигаләрне тикшерү эшләре бара.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел