Россия Федерациясе Советы башлыгы Универсиада авылында булды һәм Бөтендөнья студентлар уеннары объектларын карады
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Федерациясе Советы башлыгы Сергей Миронов ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Федерациясе Советының ТР әгъзалары һәм башка рәсми затлар озатуында 2013 елгы Универсиада авылында һәм Бөтендөнья студентлар уеннары объектлары «Буревестник» бассейнында һәм Казан теннис академиясендә булды.
Универсиада авылында Федерация Советы спикеры студентлар кампусын карады һәм алар белән аралашты. Яшьләр бүлмәләрендә барлык шартлар тудырылудан канәгать булуларын белдерде: ванна, аш бүлмәсе бар, Интернет тоташтырылган. Комплексларның берсендә кунакларга интернет-клуб, видеозал һәм башка бүлмәләрне күрсәттеләр.
Сентябрьдә авылга Казан вузларында укучы 2 мең студент урнаштырылган булуын ассызыклады, — «2013 елгы Универсиада авылы дирекциясе» автономияле коммерцияле булмаган оешма директоры Владимир Леонов.
Федерация Советы башлыгы Универсиада авылында булганнан соң Җиңү паркында Дан мемориалы колоннадасындагы Мәңгелек утка чәчәк салды.
Аннары Сергей Миронов белән Фәрит Мөхәммәтшин Крестовоздвижение храмының ирләр Богородица монастырендә булды.
Сергей Мироновның Казанга визит программасы ТР Дәүләт Советында республика парламенты, Казан шәһәре Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы вәкилләре белән очрашуда дәвам итә. Бу хакта Татар — Информ җиткерә

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде