Владивостокта 2012 елда узачак Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлек Саммитына (АТИХС) мөселман илләреннән киләчәк кунаклар намазны кунакханәдә яки хөкүмәт бинасындагы бүлмәләрдә укырлар, мөгаен.
«Саммитка мәчетне без төзеп өлгертә алмыйбыз . Ел ярым вакыт эчендә моны эшләп булмаячак. Акча булганда да, андый корылмалар берничә ел салына»,- дип белдерде Приморье крае мөфтие Абдулла хәзрәт Ишмөхәммәтев.
Владивостокта шәһәрне кунакханәләр, юллар һәм күперләр салу юлы белән төзекләндерү эше инде хәзердән үк бара. Приморье краеның башкаласында уннарча православие храмнары булса да, әлеге кадәр бер генә мәчет тә юк.
2012 елның көзендә Владивостоктагы Саммитка 19 илдән кунаклар килер, дип көтелә. Алар арасында Малайзия , Индонезия, Бангладеш кебек мөселман илләре вәкилләре булачак. Шәһәрдә мәчетнең булмавы мөселманнар тарафыннан үзләренә хөрмәт күрсәтмәү кебек кабул ителергә мөмкин, дип хәбәр итә «Ансар.ru» агентлыгы.
Абдулла хәзрәтнең сөйләвенә караганда, алар төрле оешмаларга, кешеләргә мөрәҗәгать итеп карасалар да, хәзергә кадәр уңай нәтиҗәгә ирешә алмаганнар. Ә мөфтият 4 катлы йортның беренче катына урнашкан.
Бу төбәктә 70 меңнән артык мөселман яши. Мөфтинең сүзләренчә, бу исә барлык халыкның 15 процентын тәшкил итә. Советлар чорында әлеге сан ун мәртәбә ким булган.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел