РТ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый республиканың Нурлат районында килеп чыккан вакыйгалар уңаеннан, Татарстан мөселманнарына мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:
«Мөхтәрәм өммәттәшләр!
Күптән түгел республиканың Нурлат районында булган хәлләр безне тагын уйланырга мәҗбүр итте. Аллаһының рәхмәте белән безгә вөҗдан иреге бирелде. Советлар Союзы вакытында җимерелгән мәчетләр торгызылды, ябылган мәдрәсәләр халыкка кире кайтарылды һәм аларда шәкертләр укый башлады. Мәчет яки мәдрәсә төзелмәгән бер генә авыл, бистә дә калмады диярлек. Болар барысы да-безгә Алаһының рәхмәте. Советлар заманындагы дәһрилек шартларында иманнарын, динебезне саклап калган әти-әниләребез, бабаларыбыз аның асыл кыйммәтен бөтен барлыгы белән аңлый. Безнең замандагы дин тоту һәм вөҗдан иреге бирелгән шартларда күпләр моны онытты. Шуңа күрә дә мин һәрбер аңлы, иманлы кешегә мөрәҗәгать итәргә булдым. Әйдәгез, Аллаһ тарафыннан бирелгәннәрне саклыйк. Коръәндә Аллаһ: «Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтемне сезгә арттырырмын...» («Ибраһим» сүрәсе,7 нче аять),-диде.
Кайбер сәяси көчләр илдә тынычлык һәм иминлек булуын теләми, алар арабызда фетнә, гауга чыгарырга, дошманлык орлыклары сибәргә тели.
Кадерле кардәшләр!
Бу коткыларга бирешмик! Күптән түгел булып узган вакыйгалар нәтиҗәсендә мөселманнар өммәте никадәрле зур зыян күрә. Без барыбыз да Россия җирендә яшибез. Биредә әтиләребез һәм бабаларыбыз көн күргән, алар безгә динебезне саклап калган. Һәм без дә аны саклап, киләсе буыннарга мирас итеп тапшырырга тиешбез.
Хак Тәгалә безне фетнәләрдән, вәсвәсәләрдән сакласын һәм җиребезгә, илебезгә тынычлык, иминлек бирсен!»
ТҖ МДН матбугат хезмәте

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел