Бүген Казан хаҗиларының тагын бер төркеме туган якларга юл тота. Бу юлы Әхмәт Кадыйров исемендәге Төбәк иҗтимагый фонды аркасында хаҗга киткән мөселманнар кайтырга керешә.
Быел Рамазан Кадыйровның тәкъдиме белән әлеге изге сәфәргә бу фондның ярдәмендә чечнялылар гына түгел, башка төбәк мөселманнары да хаҗ кылды. Айга якын изге җирләрдә булгач, хаҗилар инде ватаннарына кайтуны зур түземсезлек белән көтә. Хәзерге вакытта хаҗ кылучылар арасында яшьләрнең шактый күп булуы аеруча сөендерә.
Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасындагы килешү нигезендә хаҗиларның илгә кайтуы 25 ноябрь белән 15 декабрь арасында булыр дип исәпләнелсә дә, хаҗиларның күп санлы мөрәҗәгате нәтиҗәсендә беренче Җиддә-Грозный авиарейсы 27 ноябрьдә ясалды.
Бүген төнлә Татарстан хаҗилары да булган икенче рейс Чечняга юл алырга тиеш. Казанга алар 2-3 декабрьдә аяк басар, дип көтелә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде