Быел Эр-Рияд полициясе 60 мең хәер соранучыны эзләп тапкан һәм кулга алган. Аларның 67 проценты чит илләрдә килгән гражданнар, фәкать 33 проценты гына согудиялеләр. Корольлек шәһәрләре урамнарындагы теләнчеләр саны бигрәк тә Рамазан аенда һәм хаҗ вакытында күбәя. Әгәр дә тоткарланган фәкыйрь Согуд Гарәбстаны кешесе булса, аның эше Социаль яклау министрлыгына тапшырыла һәм анда тикшерелә. Әгәр ул кеше чынлап та матди ярдәмгә мохтаҗ, дип табылса, аңа дәүләт бюджетыннан акча бүлеп бирелә. Чит ил хәерчеләре илдән сөрелә.
Әйтик, Рамазан аенда Дубай полициясе 200гә якын хәер соранучыны кулга алган. Аларның күпчелеге мәчетләр һәм сәүдә үзәкләре янында тоткарланган. Чит ил теләнчеләре, гадәттә, турвиза буенча киләләр һәм төркемнәргә оешалар. Аларның көн буена җыелган акчалары берничә йөз дирхәмга җыелырга мөмкин. Бер җирле газетаның хәбәр итүенчә, мондый «турист» ларның күбесе 5 йолдызлы кунакханәләрдә, апартаментларда яши. Исламда мохтаҗларга ярдәм итү мөселманнар өчен изге гамәл булып санала. Тик теләнү шәригатьтә җинаять итеп исәпләнә. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә чит ил хәерчеләре төрмәгә ябылырга яисә илдән сөрелергә мөмкиннәр. Җирле гражданнар исә мондый гамәлне кабатламаска йөкләмә алып кул куя.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел