Милли «Ярдәм» ислам хәйрия фонды «Сөләйман» мәчете каршындагы Укыту — тернәкләндерү үзәге әһелләре белән берлектә «Күзе күрмәүчеләргә микроавтобус бүләк ит» дигән акция игълан итте. Бу чара Укыту-тернәкләндерү үзәге шәкертләренә хәрәкәт итү чыганагы алу максатыннан уздырыла.
Бу үзәктә хәзерге вакытта Татарстанның төрле районнарда яшәүче йөздән артык гаилә исәптә тора. Искергән бердәнбер микроавтобус аларга җөмһүриятебез буйлап азык –төлектән торган бүләкне ташу өчен файдалана. Болардан тыш, «Сөләйман» каршындагы Тернәкләндерү үзәге күзләре күрмәүчеләргә даими экскурсияләргә йөрүне оештыра. Шәкертләр «Кол Шәриф» мәчетенә, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына яратып йөриләр. Быел исә Бетенроссия сукырлары җәмгыятендә исәптә торучы 50 дән артык инвалид «Изге Болгар җыены»на барды.
Мәчеттәге иске автобусның еш ватылуы нәтиҗәсендә инвалидларны дару һәм продукция белән тәэмин итүдә өзеклек килеп чыга, Казан буйлап үткәреләсе экскурсияләр башка выкытка күчерелә.
Күзләрен югалткан авыру һәм өлкән яшьтәге кешеләр җәмәгать транспортында йөри алмыйлар.
Мөхтәрәм җәмәгәть! Сез ярдәмгә мохтаҗ, авыру инвалидларның хәленә керсәгез иде. Алар сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Сез аларга шатлык бүләк итә аласыз.
Сез бу изге эштә хәлегездән килгән кадәр үз өлешегезне кертә аласыз. Безнең үтенечне тулаем яисә өлешчә үтәргә теләк белдереп, уңай карар кабул итсәгез, акчагызны мондый реквизитлар буенча җибәрүегезне сорыйбыз:
Получатель: НИБФ «Ярдэм»
ИНН 1658087725
КПП 165801001
БИК 049205815
ОГРН 1071600003530
р/с 40703810800000000289
к/с 30101810100000000815 в ОАО АИКБ «Татфондбанк» г. Казань.
Назначение платежа: Благотворительная помощь на покупку микроавтобуса для незрячих.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел