«Идел-Хаҗ» Төбәкара хаҗ үзәгеннән изге сәфәргә киткән хаҗиләр туган якларга кайта башлады. Казан, Мәскәү, Екатеринбург һәм Уфа аэропортлары инде 400 дән артык якташларын каршы алды. Мәдинә һәм Җиддәдән юлга чыккан мөселманнар Истанбул аша кайталар. «Идел-Хаҗ» ТХҮ генераль директоры, Татарстан мөфтиенең хаҗ буенча урынбасары Аяз хәзрәт Мингалиевнең хәбәр итүенчә, быелгы хаҗ тыныч шартларда узган. Узган елга караганда хаҗиларның артуы күзәтелгән. Быелгы хаҗның үзенчәлеге булып, «Кол Шәриф эконом» программасының уңышлы рәвештә үтәлеше тора.
Согудия ягы үзенең вәгъдәсен үтәде: Россия хаҗ-миссиясенең алдан киткән төркеменә мультивизалар, бу оешманың автомашиналарына махсус үткәреп җибәрү кәгазләре (спецпропуск) бирде, Мөздәлифә үзәнлегендә Россия хаҗиларына урыннар да күбрәк әзерләнгән иде. Шулай да Мина үзәнлегендә палаткаларда урыннарның җитмәве үзен сиздерде. Анда һәр хаҗига нибары 1кв. м (50 см- киңлеккә, 2 м- озынлыкка) мәйдан билгеләнгән иде. Бу мәсьәлә Россия хаҗ делегациясенең Согуд Гарәбстаны ягы белән киләсе очрашуында ителер, дип көтелә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел