Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Кушма Штатларга сәфәре кысаларында шимбә көнне Америкадагы татар оешмалары вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Сан-Франциско, Сиэтл,Чикаго, Нью-Йорк, Филадельфия, Вашингтон шәһәрләреннән килгән милләттәшләребез катнашкан.
Рөстәм Миңнеханов Җунәйт Чапаноглыны бүләклиАмерика Төрек-татар берләшмәсе рәисе Җүнәйт Чапаноглы Азатлык радиосына хәбәр итүенчә, очрашу бик җылы һәм дустанә шартларда үткән. Диаспора вәкилләре президентны үзләренең эшчәнлеге белән таныштырган. Алга таба хезмәттәшлек итү юллары турында фикер алышу булган.
Моның алдыннан Татарстан президенты Silicon үзәнлегендә урнашкан алдынгы технология ширкәтләре белән танышты, шулай ук, Станфорд һәм Беркли университетларында булды.
Silicon үзәнлегендә Миңнеханов инвестиция һәм венчур ширкәтләренә Татарстанга инвестицияләр кертергә тәкъдим ясаган дип җиткерә "Азатлык Радиосы". Станфорд һәм Беркли җитәкчеләре белән очрашуда бу мәшһүр университетлар белән Татарстан уку йортлары арасында студентлар белән алышу програмнарын оештыру мәсьәләсе күтәрелгән.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде