Россия Мөфтиләре советы рәисе Равил Гайнетдин Корбан бәйрәме көннәрендә Мәскәүдә мәчет төзүгә каршы булган кешеләрнең шик-шөбһәләрен куып таратырга тырышты.
«Күптән түгел булып узган вакыйгалар, ягъни Текстильщики районында мәчет төзелеше тирәсендә барган бәхәсләр хәзерге шәһәр кешесе, төп милләт булган руслар аңының кайсыдыр өлешендә матур бер иртәдә мөселман илендә уянып китәрмен дигән курку яши. «Мөселман» дигән сүз артында бераллалык дине булган Исламны белмәү ята», — диде Р.Гайнетдин.
Мөфти сүзләренчә, «дин тотучы мөселманнарны куркытырга, мөселманнар арасында коткы таратырга омтылган» кешеләр табылып тора. Алар дәүләт хакимияте структураларының мөселманнарга булган ихтирамы һәм игътибарының ихластан булуына шикләнеп карый», дип хәбәр итә "Татар информ" «Интерфакс» агентлыгына таянып.
Равил Гайнетдин билгеләп үткәнчә, Мәскәү — ул Россия дәүләтенең башкаласы, 160 милләт һәм рәсми рәвештә теркәлгән сиксәнгә якын дин вәкиле яшәгән зур мегаполис кына түгел, «Мәскәү әле ул Россиянең башка төбәкләренә үрнәк булып торырлык идеяләрне дә чагылдыра».
Р.Гайнетдин күп массакүләм мәгълүмат чараларының кешеләргә Ислам кыйммәтләрен җиткерүдән, Исламга бәйләп чыгарылган уйдырмаларны юкка чыгарудан ерак торганлыгын, аларның Ислам турында берни белмичә фикер йөртүен әйтте.
Россия Мөфтиләре советы рәисе, РФ халкының 10 проценты Ислам динен тотуын билгеләп үтеп, илнең бөтенлеген «янәшәдәге халыкларның мәдәниятын һәм традицияләрен белмичә» саклап булмавын ассызыклап үтте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде