Сембер өлкәсе башлыгы Сергей Морозов өлкә мөселманнарын Корбан бәйрәме белән тәбрикләде. Тәбрикнамәдә шундый сүзләр бар: «Бу бәйрәм тынычлык шартларында яшәү, изгелекләр кылу, якыннарны һәм мохтаҗлар турында кайгырту символы булып тора. Өлкәдә яшәүче барча халыклар да, нинди дин тотуларына карамастан, бу якты бәйрәмне шатланып уртаклаша. Халыклар арасында дуслык һәм үзара ихтирам киләчәктә дә үз җиребездә иминлек һәм яхшы тормышны саклап калырга ярдәм итәчәк.»
«Өмет» гәзитендә шулай ук өлкә үзәгендә параллель рәвештә эшләп килүче ике мөфтиебез дә үз тәбрикнамәләре белән чыкты дип җиткерә "Азатлык Радиосы".
Өлкә үзәге мәхәлләләре тарафыннан танылган мөфти Мөхәммәт хәзрәт Байбиковның тәбрикнамәсе Корбан чалуның һәм «Хак Тәгаләгә якын булу» дигән гыйбарәне аңлатуга багышланган. Шулай ук үзара мәрхәмәтлек, гаделлек, ярдәмчеллек, пакълык, юмартлык кебек сыйфатларны ныгытуга өндәүдән гыйбарәт.
Сәүбән хәзрәт Сөләйманов «Раббымызның рәхмәтенә ирешеп, гаиләләребезгә иминлек, мәхәлләләр арасында татулык» теләүгә басым ясый.
«Өмет» гәзите шулай ук Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның да Корбан бәйрәме турында күләмле генә язмасын биргән. Язма менә ничек тәмалана:
«Мәрхәмәт-шәфкать Иясе Раббым Аллаһ, бер-беребезнең кадерен белеп, дуслык һәм татулыкта, изгелек һәм шәфкатьтә генә узышып, газиз Ватаныбызда яшәүне әйләсен иде. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә күңелләребез вә гаиләләребезгә, мәхәллә-мәчетләребезгә, авыл һәм шәһәрләребезгә, газиз Ватаныбызга тынычлык һәм бәрәкәт насыйп әйләсен! Корбан гаете җөмләбезгә мөбарәк булсын! Вәссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!»
Өлкә үзәгенең Тимерьюл районы мәчетендә узган Корбан гаетенә халык бик күп җыелган иде. Намаз залына сыймаганнар алгы бүлмәдә басып булса да гыйбадәт кылдылар. Имам-хатиб Рафикъ хәзрәт Алиәкбәрев моңа бик тә канәгать:
«Шушы олуг шатлыклы бәйрәмебез белән һәммәбезне дә тәбриклим. Шатлыгыбыз зур: елдан-ел мәчеткә йөрүче халык саны күбәя бара, намазларыбыз үтәлә, Аллага шөкер. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә җыелып, намазларыбызны укырга, шат яшәргә насыйп кылсын.»
Район башлыгы урынбасары Александр Витов та тәбрик сүзе тотты. Ул бүләк сыйфатында чәк-чәк тә алып килгән иде.
«Бу бәйрәмнең бөек идея-максатлары бар. Иң мөһиме: алар үзара аңлашып яшәүгә нигезләнгәннәр. Без кайчакта төрле дә булабыз. Ләкин барчабызны да татулык, дуслык берләштерә», диде Александр Витов. Корбан гаетенә җыелган халык күтәренке рухта таралышты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел