Суелган бәрән калдыклары Зәйни Солтан урамында ук ята, аның янәшәсендә генә балалар еш йөри торган юл һәм сукмак бар. Шәһәрнең үзәк урамнарының берсендә мәчеттән ерак түгел генә бәрән калдыклары ята, ә аның янында балалар уйный. Шунда яшәүче Альбина, бәрән башларын һәм аның эчке әгъзаларын күреп, гаҗәпкә кала:
– Мин килгәч, шуны күрдем: балалар аның башларын таяклар белән әйләндерәләр, суелган хайван калдыклары белән уйныйлар, ә яннарында бернинди укытучы да, һичьюгы өлкән кеше дә күренми. Мин узган елны кечкенә балам белән монда йөргәндә да гел сөякләр, бәрән түше калдыклары күрә идек. Бу коточкыч, моны олыларга күрү күңелле түгел дә түгел инде, ә балалар бөтенләй куркырга мөмкин.
«Мәрҗани» мәчете хезмәткәре Люция Хәкимҗанова әйтеп узганча, мөселман кешесе хайван калдыкларын күмәргә яисә кемгә дә булса бирергә тиеш, бернинди очракта да итне ташларга ярамый, өстәвенә шәһәрнең тарихи үзәгенә.
Исегезгә төшереп үтәбез, 16 ноябрьдә Казанда һәм бөтен мөселман дөньясында Корбан бәйрәме билгеләп үтелде, бәйрәм уңаеннан бик күп корбаннар чалынды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел