ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөселманнарын Корбан бәйрәме белән тәбрик итте. Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!
Сезне изге Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Бу хәер-догалы көннәрдә мәчетләрдә тантаналы азан ишетелә, барлык мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә багышлап дога кыла. Коръән Кәримдәге миһербанлык һәм шәфкать турындагы гыйбарәләрнең мәгънәсе тагын да көчәя. Корбан бәйрәме өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якын кешеләр турында кайгыртырга, балаларда иман һәм игелек тәрбияләргә өйрәтә.
Татарстан мөселманнары республикадагы барлык традицион конфессия вәкилләре белән күп гасырлар буе дус-тату яшиләр, моның белән җәмгыятьтә үзара аңлашуны һәм тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертәләр.
Ислам диненең иң күркәм традицияләрен саклап, әһәмиятле социаль программаларны һәм хәйрия проектларын гамәлгә ашыруда, яшь буынны тәрбияләүдә якыннан катнашып, республикабыз мөселманнары җәмгыятьнең рухи яңарышы процессында киләчәктә дә актив роль уйнар дип ышанам.
Изге Корбан бәйрәме йортларыбызга – бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет һәм тәүфыйк китерсен, газиз Татарстаныбызга хезмәт итәр өчен көч-куәт һәм илһам бирсен, кылган догаларыбыз кабул булсын! Барыгызга да саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм муллык телим.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде