Татарстан мөфтие, республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе
Госман хәзрәт Исхакыйның Корбан бәйрәме белән котлавы
Мөхтəрəм дин кардəшлəрем!
Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нəзарəте һəм шəхсəн үз исемемнəн бөтен мөселманнарны чын йөрәктән мөбарəк бəйрəм – Корбан гаете белəн тəбрик итəм!
Әлеге күркәм бәйрәм көннәре Аллаһы Тәгаләнең хәер-хак мәрхәмәтенә өметләнү, шатлана-шатлана гыйбадәт кылу, җаныбызны төрле явыз ниятләрдән арындыру, яман гамәлләр кылудан туктату, риясыз булу бәхетенә ирешү һәм иманыбызны яңарту һәм хак-тәгалә алдында баш ию өчен бер дигән мөмкинлекләр тудыра.
Якыннарың турында кайгырту, мохтаҗлар һәм ярлыларга ярдәм итү кебек әхлакый фикерләр Исламда һәрвакыт көчле булды. Әлеге бөек һәм гүзәл бәйрәмнең эчтәлеге, нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән рухи кыйммәтләрне тәшкил кыла бит. Исламның югары гомумкешелек кыйммәтләренә һәм инсаниятлелекнең бөек камиллегенә тугърылыклы булуны раслауга Аллаһы Тәгаләнең мондый сүзләре хезмәт итә: “Үз саранлыгыннан үзен саклаганнар гына уңышка ирешә”, шулай ук биредә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең хәдисе дә бик яңгырашлы: “Раббыбызның мәрхәмәтенә ирешим дисәгез, җирдәге мәхлүкларга рәхим-шәфкатьле булыгыз”. Һәм безләр дә әлеге бәйрәм көннәрендә йөрәкләребезнең җылылыгына саранланмыйк.
Бөек Аллаһка бурычлы булуыбызны аңлаган халәттә, шушы корбан чалу мизгелләрендә туганнарыбыз, якыннарыбыз, күршеләребезнең хәлен белик, ятимнәргә, мохтаҗ-нәүмизләргә сәдакалар бирик, аларга да бәйрәм табыныннан өлеш чыгарып, тукландырыйк. Барыбыз да изгелек эшләргә ашыгыйк!

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел