Быел, 20 ел элек гражданнар сугышы вакытында күрү һәм ишетү сәләтен югалткан Сомали хаҗие белән гаҗәеп бер хәл килеп чыга. Мәккәдә хаҗ сәфәрен үтәгән вакытта «Кәгъбатуллаһ»ны тәваф кылгач һәм «Зәм-Зәм» суын авыз иткәннән соң, Аллаһ Тәгалә бу бәндәгә күрү һәм ишетү сәлатен кире кайтара.
20 ел элек Сомали хаҗие хисапчы идарә хезмәткәре була, дип яза Согуд Гарәбстаны газетасы «Родина». Аннары ул үзенең хәләл җефете һәм 4 баласы белән дәвалану ниятеннән Бөекбритания иленә чыгып китәргә мәҗбүр була. Әмма, кызганыч, табиблар берничек тә бу кешегә ярдәм итә алмый. Ажа бары тик инвалидлык турында аңлатма тоттыыралар.
Быел Мәккә шәһәренең Изге мәчетендә Аллаһ гыйбадәтләрен үтәп йөргән вакытта аңа кинәт югалткан табигый сәлатләре кайта. Могҗиза «Кәгъбатуллаһ»ны тәваф кылып, «Сафа» һәм «Марва» тауларын йөгергәннән соң иңә. Хаҗи тәхәрәт алып чыккан вакытта кинәт азан тавышын ишетә. Шатлыгы йөрәгенә сыймаган хаҗи барысына да бу хакта сөйләргә ашыга.
Мәккәдә урнашкан, Фейсал короле исемендәге хастәханә табибы Мухаммад Разали, бу практикада бик сирәк очрый торган хәл һәм моңа аңлатма бер генә — Аллах Тәгаләнең рәхимлелеге.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде