Шәригать кануннарын үтәргә ярдәм итүче махсуслаштырылган хезмәтләрнең бөтен киң спектры, баксаң, Башкортстанда икән. «Башинформ» агентлыгына Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» стандарты буенча комитет рәисе Тимур Шәңгәрәев хәбәр иткәнчә, Корбан бәйрәме алдыннан республиканың тагын берничә предприятиесе хәләл хезмәтләр күрсәтә башлаган.
Шулай итеп, продуктлар «секторы»нда тагын бер предприятиенең продукциясе — «Белое облако» маркасы белән таныш ОАО «Миякимолзавод»ы хәләл сертификациясен узды. Бу сөт продукциясе табигый (натураль) чималдан эшләнә һәм зыянлы өстәмәләргә ия түгел.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә хәзер Уфаның «Ниль и К» концернының медицина клиникасы (Кольцевая ур., 32 а йорт адресы буенча урнашкан) сертификация уза. Ә «Здоровье+» медицина клиникасында (Жуков ур., 22 нче йорт) педиатрия кабинеты ачылды, биредә мондый хезмәтләр балаларга да тәкъдим ителә.
Транспортта махсуслаштырылган хезмәтләрне мөслимәләр өчен «АвтоЛеди» таксие күрсәтә. Бу исә хатын-кызларга чит-ят ир-атлар белән янәшә утыруны рөхсәт итмәгән шәригать канунын сакларга ярдәм итә. Әлеге фирманың машина йөртүчеләре белән мөслимәләргә хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре буенча махсус инструктаж үткәрелгән.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.