Казан төрекләре Корбан бәйрәме уңаеннан мәҗлес оештырачак. Барлык мохтаҗ кешеләргә дә суелган 40 сыерның итен өләшәчәкләр, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының телләр үсеше, иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге.
16 ноябрьдә Казан төрекләренең «Анадолу» исемле милли-мәдәни автономиясе «Радуга» урта мәктәбе» шәхси мәгариф учреждениесе белән бергәлектә мәктәп бинасында Корбан бәйрәме уңаеннан мәҗлес үткәрәчәк.
Төрек диаспорасы җитәкчесе Йосыф Саглам билгеләп үткәнчә, бәйрәмгә килгән кунаклар өчен бәйрәм өстәле ясалачак һәм әлеге мәктәп укучылары тарафыннан концерт куелачак.
Моннан тыш, бәйрәм көнендә сую өчен Чувашстан Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылыннан 40 баш мөгезле эре терлек алу планлаштырыла.
Нинди дингә ышануына һәм нинди милләттән булуына да карап тормастан, сыер ите бер ярым-ике мең кешегә таратылачак. Мохтаҗлар исемлеге төрле иҗтимагый оешмаларның тәкъдимнәре буенча төзелгән.
Моңа охшаш акцияне Казан төрекләренең «Анадолу» милли-мәдәни автономиясе 2004 елдан һәр ел саен үткәреп килә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.