Иртәгә Татарстанның төп мәчетендәге бәйрәм чаралары 8 сәгать 10 минутта Коръән уку белән башланачак
16 нчы ноябрь көнне «Татарстан — яңа Гасыр» каналында Кол Шәриф мәчетеннән Корбан гаете чаралары турыдан-туры эфирда трансляцияләнәчәк.
Татарстанның төп мәчетендәге бәйрәм чаралары 8 сәгать 10 минутта Коръән уку белән башланачак. Бәйрәм вәгазен Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс сөйләячәк. Намаз да аның җитәкчелегендә кылыначак.
Журналист Ләйсирә Фазлыева һәм Татарстанның Голәмәләр Шурасы рәисе, Россия Ислам университеты проректоры Рөстәм Батыр Кол Шәриф мәчетеннән аңлатмалар биреп барачак.
Намаз белән төгәлләнгән бәйрәм чарасыннан соң мөселманнар корбан чалырга таралышачак. Корбанны өч көн дәвамында чалырга мөмкин.
«Татарстан — яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең PR белән шөгыльләнүче бүлегеннән хәбәр иткәннәренчә, трансляциянең режиссеры — Рифат хаҗи Йосыпов.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде