2010 елда "Кол Шәриф эконом" программасы популяр булды
Быел Согуд Гарәбстанында хаҗ йолаларын үтәү 14 ноябрьдә башлана. 15 ноябрьдә - Гарәфә тавында тору, 16 ноябрьдә - Корбан чалу бәйрәме.Агымдагы елда, хаҗ кылу өчен, Татарстанга 2000 квота бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә төбәкара "Идел хаҗ" үзәге аша бөтен хаҗилар да Согуд Гарәбстанына барып җитеп урнашты.
Хаҗиларның меңнән артыгы - татарстанлы, калганнары - Россиянең төрле төбәкләреннән. "Идел хаҗ" үзәге РФнең 25 төбәге белән эшли, өстәмә офислар ача, - дип яза "Татар-информ".
Быел хаҗилар утырган очкычлар Казан, Мәскәү, Екатеринбург, Уфа, Минеральные воды аэропортларыннан очты. Иң кечкенә хаҗига - 3 ай, иң өлкәненә 86 яшь, елдагыча олы буын күпчелекне тәшкил итә.
2010 елда "Кол Шәриф эконом" программасы популяр булды. Быел бу тур беренче тапкыр кертелде. Ул катнаш "Мәрҗани" программасыннан очкычта Җиддәгә кадәр барып җитүе белән генә аерыла. Былтыр "Кол Шәриф плюс" программасы белән баручылар өчен 200 урынлы кунакханә ялланса да, ихтыяҗ булмау сәбәпле, быел ул программа урыннары кыскартылды. Шулай да әлеге тур иң күп соралучы программаларның берсе булып кала. "Кол Шәриф плюс" программасы буенча туклану һәм "әл Харам" мәчетеннән нибары 800 метр ераклыкта тору каралган, дип хәбәр итә төбәкара "Идел хаҗ" үзәге матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.