Финляндия президенты Тарья Һалонен чәршәмбе Казанга килде. Аның бу сәфәрен тормышка ашыру өчен Финляндиядәге татар җәмгыяте зур өлеш кертте, ди Төркиядәге татар галиме, профессор Надир Дәүләт.
Һалонен җитәкләгән вәкиллеккә Финляндия татарларының «Исламия» җәмгыяте башлыгы Окан Даһер да кергән. «Финляндия президентының Казанга баруы тарихи вакыйга», диде Окан Даһер.
Төркиядәге татар галиме Надир Дәүләт тә Көнбатыш Европа иле җитәкчесенең Мәскәүдә генә булмыйча, Казанга барып, Татарстан җитәкчеләре белән дә очрашуы — Финляндия татар җәмгыятенең соңгы еллардагы эшчәнлегенең иң зур уңышы, дип саный.
«Финляндия президенты Казанга баруы белән Мәскәүгә «без сездә азчылык халыклар барлыгын беләбез һәм аларның тормышы турында хәбәрдар» дигән ишарә ясады», ди Надир Дәүләт.
Җомга көнне Истанбулда «Исламия» җәмгыяте башлыгы Окан Даһерның әтисе Гомәр Даһер тууына 100 ел тулуга багышланган кичә үтәчәк.
Галим Гомәр Даһерның Төркиягә турындан туры катнашы булмаса да, Төркия татарлары бу чараны чит илләрдә татар үсеше һәм тарихына зур өлеш керткән милләттәшләрне искә алу һәм алар турындагы истәлекләрне яшьләр белән уртаклашу максатында оештыра. Гомәр Даһер 1963 елда фәнни эшен яклаганчы ук Һелсинки университетында татар телен укыткан. Бу хакта "Азатлык Радиосы" җиткерә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.