Кичә Финляндия Президенты Тарья Халонен Казан шәһәре белән танышты.Тарья Халонен иң беренчеләрдән булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Кол Шәриф мәчетенә аяк бастылар.
Кол Шәрифтә кунакларны мәчетнең имам хатибы Рамил хәзрәт Юныс каршы алды. "Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Тарья Халонен мәчеткә якынлашкач та үзенең алдан әзерләп куйган яулыгы белән башын каплады. Без ничек кенә яулык турында әйтербез икән дип уңайсызланып тора идек, Аллаһның киң рәхмәтләре яуды, ул үзе әзер булып килгән. Ул гына түгел, аның барлык хатын-кыз ярдәмчеләре дә. Безгә карата зур хөрмәт күрсәткәне өчен бик зур рәхмәтле без аңа", - дип шатланып сөйли Рөстәм хәзрәт Бакиров.
Гыйбадәтханәдә Финляндия башлыгы беренче чиратта Коръәннең төрле телләрдәге бүләк басмалары саклана торган гыйбадәт бүлмәсендә булды. Рамил хәзрәт Юныс кунакка мәчеткә фин татарлары бүләк иткән фин телендәге Коръәнне күрсәтте. Тарья Халонен, шулай ук, татарларның Финляндиягә XIX гасырда килүен әйтеп үтте. «Бездә татарлар яхшы яши ә өйләнер өчен барыбер Казанга киләләр», — диде ул елмаеп.
Аннары Тарья Халонен һәм Рөстәм Миңнеханов мәчетнең аскы катында урнашкан ислам мәдәнияте музеенда да булды. Кунакка Рамил хәзрәт Кол Шәриф мәчете сурәтләнгән декоратив тәлинкә рәвешендәге сувенир, ә аның хәләл җефете Пентти Араярвига түбәтәй бүләк итте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.