Мөселманнарның иң төп бәйрәмнәренең берсе булган Корбан бәйрәме (корбан чалу) алдыннан башкорт рәссамы Васил Ханнанов үзенең персональ күргәзмәсен ачты.
Васил Ханнановның яңа эшләре белән быел Башкортстан башкаласында яшәүчеләр генә түгел, шул ук вакытта Пермь һәм Мәскәү кешеләре дә таныша алды. Дини бәйрәм алдыннан уфалылар һәм шәһәр кунаклары өчен сәнгатьче тагын бер бүләк ясады — ул Коръәни-Кәримнең икенче сүрәсенең 152 нче аяте башыннан «Мине искә алыгыз, һәм мин Сезне искә алачакмын» («Вспоминайте Меня, и я вспомню Вас») дип өзек китереп, шул исемдәге күргәзмә ачып җибәрде.
«Баксаң, сынлы сәнгать, сүз сәнгате яисә бию сәнгате кебек үк, гыйбадәттән барлыкка килгән. Шуңа күрә сәнгать — ул нәрсәне дә булса ачу характерына гына түгел, ә иҗади тудыру характерына да ия һәм ул авторны да, тамашачыны да рухи яктан баета», — дип сөйли Васил Ханнанов.
Васил Ханнанов сүзләренә караганда, ул үз әсәрләрендә дин темасына ун еллап мөрәҗәгать итмәгән булган. Әмма соңгы бер ел эчендә бары тик аның өстендә генә утыра.
– Мин аңа шуның өчен кайттым ки, миңа кабаттан беренче нигезгә кайтырга кирәк иде. Кайчан нигезгә беренче чыганак алына, ә минем очракта — ул Коръән, ул иркенәергә һәм сәнгати мәхәббәткә күчәргә мөмкинлек бирә. Минем карашка, барысы да анык, ачык, төгәл булырга тиеш, — дип белдерде «БАШвести»га Васил Ханнанов.
Рәссам сөйләгәннәргә караганда, картина тудыру өчен ул әбисенең Коръәнен файдаланган икән. Әбисе аны озак еллар дәвамында саклаган, һәм Изге Китап аның кулына эләккән мизгелдән башлап, ул үзен басманың аерым битләре коелып баручы ветхоеда кебек итеп хис итә башлый.
Экспозициядә барлыгы өч дистәдән дә ким булмаган эш бар. Алар арасында картина формасындагы гадәтиләре дә, озын юлны хәтерләткән полотнолар да очратырга мөмкин. Һәрбер әсәр үзенең оригиналь композициясе һәм шуңа сеңгән сюжеты белән аерылып тора, аларның мәгънәсен картинаның исеменнән чыгып аңларга мөмкин. Алар барысы да Коръәннән алынган һәм сәнгатьче кулы белән гарәп язуында һәм рус телендә һәрбер полотноның аскы өлешендә язылган.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.