Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү процессы берничә ел вакыт алачак һәм 2012 елсыз да төгәлләнмәячәк, дип саный республиканың Дәүләт советы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин.
«Бу эш бер елга гына исәпләнмәгән һәм ул 2012 елга кадәр сузылырга мөмкин булган берничә этапны үз эченә ала. Әйтергә кирәк, Татарстанның төп законы турында сүз барганда, бу бик җаваплы эш. Әгәр дә аңа «кырый»дан гына якын килсәк, Конституция үзенең абруен югалтачак», — дип белдерде «Интерфакс»ка Ф. Мөхәммәтшин.
Дәүләт советы башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан Конституциясе, Россия Федерациясе Конституциясенә караганда бер ел алдан кабул ителгән, ә аның буенча Татарстан җитәкчесе «президент» дип атала. «Гамәлдәге президент Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев әлеге Конституция белән «присяга» тоттылар», — дип аңлатты Ф. Мөхәммәтшин.
Аның фикеренчә, соңгы 18 ел эчендә республикада, Россия Федерациясенең үзендә дә бик үзгәрешләр булды, һәм «XXI гасыр реалий»ларын исәпкә алып камилләштерәсе нормалар бар һәм аерым «нагрузка» бирмәүче положениеләрне (әмма алар үз вакыты өчен кирәк иделәр) алып атарга кирәк. Аңа беркетелгән «суверенитет» терминына килгәндә исә, әлеге тема да РФнең Конституцион суды карарларын исәпкә алып, шулай ук төзелә торган эшче төркем тарафыннан каралачак. Аның эшенең беренче этабы, бәлки, Дәүләт Думасы депутатлары сайлауларыннан соң төгәлләнер, ә икенчесе — җәмәгатьчелекне аптырашта калдырмас өчен, РФ Президенты сайлауларыннан соң булыр», — дип әйтте Ф. Мөхәммәтшин. Моннан тыш ул Татарстан Президенты вазифасы «ким дигәндә 2012 елга кадәр» сакланачак «һәм бу федераль законодательстога туры килә», диде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.