Таҗикстан Мисырдагы "Әл-Әзһәр" югары ислам уку йортында белем алучы 134 студентны, "сәләфия" агымы янамасын өчен кире кайтара дип җиткерә islammemo.cc. Таҗикстандагы Дәүләт дин комитеты вәкилләре хәбәр иткәнчә дүшәнбе көнне "Таҗикстан Һава юллары" компаниясе самолеты президент Имомали Рахмонов җитәкчелегендәге махсус программасы кысаларында укыган 134 студентны Каирдан алып кайтты.
«Agence France-Presse» агентлыгы хәбәр иткәнчә, әлегә "Әл-Әзһәр" университетында меңнән артык таҗик студенты белем ала, алар арасында 250 хатын-кыз. Узган елны президент чит илдәге югары ислам уку йортларын "террористлар" чыгара дип тәнкыйтҗләде һәм укучыларны туган якларына кайтырга чакырды.
Таҗикстанда 98% мөселманнар - сөнниләр юлында. Узган айны мисыр вакф эшләре буенча министр Махмуд Хамди Закзук Таҗикстан илчесе белән очрашкан вакытта мәчетләрне миллиләштерү һәм кул астында тоту эшләре буенча Таҗикстаннан тәҗрибә алачагын белдерде. Закзук әфәнде таҗик илчесен җөмһүрият мәчетләрен саклау һәм яктырту эшләрен актив алып барганы өчен бүләкләде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.