Чечня мөфтияте кыз урлаган өчен бер миллион күләмендә штраф билгеләве турындагы мәгълүмат чынлыкка туры килми, дип белдерде Чечня Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Чечня Республикасы мөфтие Солтан Мирзаев әлеге мәгълүматны ялган һәм чынлыкка туры килми дип кире какты. «Мөфти авызыннан яңгыраган әлеге сүзләр кесәсендә миллион сум акчасы булганнарга шапырыну өчен сәбәп булып яңгырады, — дип белдерде Чечня Республикасы мөфтие. — Шуңа күрә дә мин үзем турында сөйләүләренә юл куя алмыйм».
«Кызларны урлау Коръән тарафыннан тыела. Моңа шулай ук җинаять җаваплылыгы да каралган. Шуңа күрә дә әлеге җинаятьтә гаепле булучылар Россия Федерациясе законында каралганча, җаваплылыкка тартылырга тиеш булалар», — дип өстәде Чечня Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти С. Мирзаев.
IslamRF.Ru порталы алдан хәбәр иткәнчә, Чечняда соңгы айларда кызларны урлау очрагы кисәк кенә кимегән. «Республикада соңгы ике айда гаилә кору нияте белән бер генә кызны да урламадылар, әмма ситуация төптән үзгәрде. Әгәр дә элек мондый фактлар еш күзәтелгән булса, хәзер егетләр бу адымга барырга атлыгып тормыйлар. Болар барысы да Рамзан Кадыйров инициативасына туры килгән һәм Чечня мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан башкарылган дини-агарту эшләре», — дип аңлатма бирде Чечня Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәге җитәкчесе Анзор Мадаев.
Элек хәбәр ителгәнчә, республиканың барлык мәгариф учреждениеләрендә, шулай ук мәчет имамнарының вәгазьләрендә, җирле телеканал тапшыруларында да өйләнү максаты белән кызларны урлауга карата профилактик дини-агарту эшләре алып барыла.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.