Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең актлар залында «Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә Коръәни-Кәримне укыту проблемалары» («Проблема преподавания Священного Корана в Татарстане и регионах России») дип исемләнгән симпозиум ачылды. РИУның Коръән хафизлары әзерләү үзәге базасында 7 ноябрьдән алып 11 ноябрьгә кадәр симпозиум узачак. Аны Россия ислам университеты (РИУ) һәм Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасы (ИСЕСКО) үткәрә.
Әлеге чарага Россиядән, Марокко, Кувейт, Мисыр, Кыргызстан һәм Украина кебек илләрдән катнашучылар җыелды, алар арасында Бөтендөнья Коръән хафизлары әзерләү буенча оешманың генераль сәркатибе (секретарь) урынбасары, доктор Әнәс Әхмәд Карзун, Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасының (ИСЕСКО) мәгариф департаменты директоры Йосыф Фадль Мөхәммәд Әбү Дакка, Кувейтның ислам фәне оешмасы рәисе Хәмәд әс-Синан һәм башкалар да бар иде.
Конференция кысаларында татар рухание Муса Бигиевның ике томлык китабы презентациясе булды. Әлеге басманың уникальлеге шунда ки, анда Муса Бигиевның үзе тарафыннан эшләнгән Коръәннең иске татар әдәби теленә тәрҗемәсе дә кертелгән. Әлеге тәрҗемә 1912 елда мөфти тарафыннан тыела һәм 100 елга якын басылмый, шулай итеп, әлеге китап киң укучылар тарафына беренче мәртәбә тәкъдим ителде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.