Татарстанда кичке сәгать уннан иртәнге унга кадәр 15 градустан да көчлерәк алкоголь эчемлекләрне сатып алып булмаячак. 2 ноябрь көнне әлеге закон проекты Дәүләт Советы депутатлары икенче һәм өченче укылышта кабул итте. «Коры закон» рәсми рәвештә басылып, ун көн үткәч гамәлгә керәчәк. Моңа кадәр аны Президент имзаларга тиеш.
Илнең 11 төбәгендә төнлә алкоголь эчемлекләр сату тыелган инде. Һәм бу карарның нәтиҗәләре дә сөендерерлек — исерекләр тарафыннан кылынган җинаятьләр саны шактый кимегән. Моннан ары Татарстан да аеклар сафына басачак. Депутатлар әйтүенчә, закон республикада яшәүчеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген кайгырта.
Җәмәгать туклану урыннарында — рестораннар, барлар һәм кафеларга бу закон проекты кагылмый. Аларда элеккечә югары градуслы спиртлы эчемлекләр дә сатыла ала. Ә менә төнге кибетләрдә махсус игъланнар барлыкка киләчәк. Законның гамәлгә ашырылуын хокук саклаучылар, дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Роспотребнадзор тикшереп торачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.