«Россия–Катар мөнәсәбәтләре тотрыклы үсеш ала, соңгы араларда алар бигрәк тә динамик һәм үзара файдалы була башлады», — дип ассызыклады Россия дәүләте башлыгы. Ул «мөнәсәбәтәрнең икътисадый һәм төбәкара мөнәсәбәтләре» темасын кузгатырга тәкъдим итте. Медведев шулай ук Россиядә Катар әмиренең «кызыклы очрашулары узды» дип билгеләп узды. «Сезнең Россиягә килүегезнең вакыйгаларга бай һәм продуктив булуына ышанам», — дип тә өстәде ул.
Хәмәд бән Хәлифә әл-Тани ассызыклап узганча, аның иле «Россия белән икътисадый хезмәттәшлек үстерү турында кызыксына».
Ул инде Россия Федерациясе Премьер-министры Владимир Путин һәм «Газпром» идарәсе рәисе Алексей Миллер белән «мавыктыргыч очрашулар» үткәргәнлеген хәбәр итте. «Барлык очрашулар да позитив башлангычта узды, — дип өстәде ул. — Без, Россия ия булган тарихи мирасны да кертеп, мәдәни өлкәдәге мөнәсәбәтләр турында да сөйләштек, без әлеге өлкәдәге мөнәсәбәтләрнең үсеше белән кызыксынабыз». «Халыкара өлкәдәге координациягә килгәндә исә, ул куәтләнә һәм үсеш ала, Палестина проблемасына концентрацияләнү кирәк дип исәплим», — дип китерә «Итар-тасс» Катар әмире цитатасын.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.