Татарстан Республикасы президенты вазифасы исемен алмаштыру татар бөтенлеге кризисы катализаторына китерергә мөмкин, дип исәпли Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Госман Исхаков.
Татарстан мөселманнары башлыгы билгеләп үткәнчә, «хәзер безнең мәдәният һәм дин чәчәк ату чорын кичерә». «Шул ук вакытта без үзебезнең мәдәниятебез, тарихыбыз, динебез, шулай ук президентыбыз булуы белән горурлана идек, хәзер исә президентлык институты бетерергә уйлап торабыз, бу безнең өчен куанычлы вакыйга түгел», — дип әйтте мөфти IslamNews мәгълүмат агентлыгына.
Аның фикеренчә, Дәүләт Думасының әлеге карарыннан соң, «татарның бөтенлек дәрәҗәсе, әлбәттә, кимиячәк».
«Бары тик үз диненә якын торган, үз мәдәниятен яраткан кеше генә шуның аша камилләшә ала, ә маңкортлар (үзләренең милли бөтенлеген югалкан, «эрегән», «җебегән» татарлар — IN) әле бигрәк тә көчсезләнәчәк, алар үз милләтенең индифферентлары», — дип аңлатма бирде Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы.
Аның ышануларына караганда, татар халкына «үз диненә кайтырга кирәк».
«Руслар хәзер үз диннәренә кайталар. Һәм болар гади халык кына түгел, властьта утыручылар да — президентлар, министрлар, премьерлар. Шулай ук безнең җитәкчеләр дә оялмыйча, кимсенмичә үз диннәренә кайтырга тиешләр», — дип белдерде ул агентлык әңгәмәдәшенә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.