Катар мөселманы ялгыш кына Skype аша сөйләшкән вакытта үз хатыны белән аерылыша дип яза Британия матбугаты The Daily Telegraph.
Эш шунда ки, ир кеше хатыны белән сөйләшкән вакытта өч мәртәбә талак дип әйтә, гарәпчә «мин синең белән аерылышам» дигәнне аңлата бу сүз. Чыннан да бу ирнең аерылышырга нияте бөтенләй булмаган була. Исламда өч тапкыр «талак» дип әйтү никахны өзә, ә менә кабаттан үз хатыныңа өйләнер өчен, аерылган хатын икенче ир белән гаилә корып, җенси мөнәсәбәткә кереп, аннары аерылырга тиеш.
«Мин исламны әле бик яхшы белеп бетермим. Бу шаярту шул тиклем аяныч хәлгә мине китерер дип бер дә уйламадым. Без бер-беребезне яратабыз һәм бу авыр хәлдән чыгу юлын табарбыз дип өметләм», — дип язган бу кеше фикх белгечләренә.
Ислам белгечләре тиз арада фәтвә чыгарган. Фәтфә буенча шаян кешенең инде элекке хатыны икенче ир-ат белән никахка кереп аерылырга тиеш була, аннары гына үзенең экс-иренә кайта алачак. Бу эшләр иң кимендә ярты елга сузылачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.