Октябрь аеннан Удмуртия мәчетләрендә якшәмбе курслары башланып китте. Һәрбер якшәмбе иртәсеннән Ижевск мөселманнары — иң яшеннән өлкәненә кадәр — шәһәрнең Җәмигъ мәчетенә ислам дине нигезләрен өйрәнү өчен җыела.
Яңа килүчеләр өчен махсус төркем каралган, һәм ислам дине нигезләре буенча укуларын дәвам итүчеләр өчен дә берничә төркем эшли. Шулай ук якшәмбе көнне дәресләр төркемнәрдә зурлар өчен дә дәвам итә. Динне өйрәнә башлаучылар өчен дә группа бар, һәм кемнәр инде икенче, өченче елын шөгыльләнә — алар да берничә төркемнәрдә укуларын дәвам иттерәләр. Аларның бер өлешләрендә дәресләр — татар, калганнарында рус телендә алып барыла.
Кемнәр Коръәни-Кәримне оригиналда тәҗвид кагыйдәләре белән укырга өйрәнергә тели — алар өчен дәресләрне Рөстәм Шаһиев үткәрә. Шулай ук һәрбер якшәмбедә булачак хаҗилар белән хаҗ кылу тәртипләре буенча дәресләрне Абдураззак Ибраһим уздыра, дип хәбәр итә Удмуртия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Ижевсктан кала динне өйрәнү буенча дәресләр тагын берничә мәчетләрдә үткәрелә: Глазовта (Халыклар Дуслыгы йортында), Воткинскта, Сарапулда (ике мәчеттә), Можгада; Ува, Кизнер, Шолья, Кестым, Падера, Әхмәди, Починки, Тат. Ключи, Кильмезь һәм башка посёлокларда.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.