Согуд Гарәбстанының Югары ислам шурасы хатын-кызларны кассир хезмәтеннән тыючы фәтва чыгарды. Корольлектә хатын-кызлар һәм ир-атларның җәмәгать урыннарында аерым булуларына карата катгый нормалар куелган, бу фәтва шуңа нигезләнә дә инде, дип хәбәр итә «Ислам.ру».
Ислам шурасы белдерүенчә, җенесләрнең катнашуы гөнаһлы гамәл булып санала, шуңа күрә дә хатын-кызларга башка эш табарга кирәк булачак, билгеле, ул хезмәт урынында капма-каршы җенес белән аралашу булмаска тиеш.
Хөкүмәтнең фәтва чыгаруда чикләүләрне бозганы өчен, ике айлап элек Согуд Гарәбстанының консерватив вәгазьчеләренең берсе югарыдагы органнарга ризасызлык белдергән иде — бу имам исә мөселманнарны кассир булып хатын-кызлар эшләүче супермаркетларга байкот игълан итәргә чакырган иде.
Согуд Гарәбстаны Короле соңгы вакытта ультраконсерватив дини галимнәрнең чыгышларына каршы торырга һәм илдәге тормыш халәтен модернизацияләргә омтыла, әмма йогынтысы көчле булган ислам лидерлары монархның позициясен күрә торып кире кагып киләләр.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде