Югары Рада депутаты, крымтатар мәҗлесе рәисе Мостафа Дҗәмилев Крымда яңадан 100 дән артык мәчет төзергә кирәк дип саный. Симферопольдә узган беренче Коръән уку бәйгесе вакытында Мостафа Дҗәмилев соңгы 20 ел эчендә ярымутрауда 84 яңа мәчет һәм 43 элекке мәчет торгызыла дип белдерә "Интерфакс" агентлыгы. "Әле бик күп эш башкарасы бар. Без яңадан 100 артык мәчет төзергә тиеш, ислам дине турында дөрес мәгълүмат җиткерергә, безнең якларда киң таралган һәм мөселманнар арасында фетнә чыгарган, саф динебезне башка диннәр арасында пычрата торган төрле секталарны юк итәргә тиешле", - дип раслый рәис сүзләрен "КМ".
"Кайчандыр Крым ханлыгы чорында бездә 1000 артык мәчет, бихисап югары уку йортлары, 1,500 ел элек Европада иң борынгы ислам университеты «Зынджырлы медресе» була. Әмма, безнең җирләрне күрше дәүләте басып алганнан соң, җирле халыкны куа, мәчетләрне җимерә башлыйлар", - дип сөйли мәҗлес башлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.