2010 елның 4 ноябрендә Левченко бистәсендә урнашкан Татарстанның тәртибендә тайпылыш булган балалар өчен махсус мәктәбендә намаз бүлмәсе ачыла. Бу тантана Бердәмлек көненә туры китерелә. Ачылышта укытучылар, шәһәр имамнары һәм кунаклар булыр дип көтелә. Мәктәпнең җитәкчесе Нәфис Галләмов сүзләренчә, дини тәрбия укыту барышында зур урын алып торырга тиеш.
"Без дини белем бирүгә зур игътибар күрсәтәбез. Безнең балалар мәчет һәм чиркәүләргә даими рәвештә йөри, һәм без алар тәртибенең бары тик уңай якка үзгәргәннәрен сизеп торабыз. Намаз уку бүлмәсе балаларның рухи сафлыгын һәм әхлагын тагын да ныгытыр",- ди мәктәп директоры. Әйтергә кирәк, мәктәп инде 7 ел "Сөләйман" мәчете белән тыгыз бәйләнештә тора.
Балалар даими рәвештә мәчеткә йөри, Коръән укырга өйрәнә. Коръән уку бәйгеләрендә бу балалар призлы урыннар да алганнары бар икән. Әлеге намазларны "Сөләйман" мәчетенең икенче имам-хатибы Дамир хәзрәт алып барачак дип көтелә. Шулай ук, атнасына ике мәртәбә балаларга Ислам дине нигезләрен өйрәтәчәкләр.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде