Бүгеннән, ягъни 1 ноябрьдән, Казанның “Сөләйман” мәчете каршындагы Күрмәүчеләр өчен реабилитацион үзәктә сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен курслар башланачак. Курслар 30 көн дәвам итә.
Бу юлы укыту хатын-кызлар өчен генә оештырыла, алар Казанга Татарстан, Башкортстан һәм Идел буеның бүтән республика һәм өлкәләреннән киләчәкләр. Күрмәүче шәкертләргә Коръәни-Кәримне уку күнемәләрен Луи Брайль системасы буенча бирәчәкләр, аларны урында ориентлашырга, шулай ук махсус «Jaws» программасы буенча компьютерда эшләргә өйрәтәчәкләр.
Курсларны оештыручылар килүчеләргә яшәү, ашау-эчү, уку, хезмәт күрсәтү, шулай ук ике як юл өчен дә түләячәк. Курслар төгәлләнгәннән соң һәрбер катнашучы “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды тарафыннан эшләнгән күрмәүчеләр өчен мөселман китапханәсеннән аудио-китап алачак. Укуда яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләргә Луи Брайль системасы буенча басылган Коръән китабы бүләк ителәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәсе килә, әгәр дә күрмәүчеләр өчен курсларны үткәрүдә финанс яки теләсә нинди башка ярдәм күрсәтергә теләүчеләр бар икән, аларның 8 (843) 5120-377 телефоны буенча “Сөләйман” мәчетенә шалтыратуларын үтенәбез.
Мәчетнең реквизитлары:
ММРО Приход «Сулейман» Казанского Мухтасибата Духовного Управления Мусульман Республики Татарстан.
420006 РТ, Казань, ул. Ютазинская, д. 8.
ИНН 1658049060
КПП 165801001
р/с 40703810500020000104 в АКБ «Ак Барс» банк
к/с 30101810000000000805
БИК 049205805

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар