Декабрь башында Урал дәүләт университетының җиде аспиранты Свердловск өлкәсе губернаторы Александр Мишарин стипендиясе алачак, дип хәбәр иттеләр ЕАН агентлыгына югары уку йортының матбугат хезмәтендә.
Стипендиатлар арасында тарихчы, психолог, математик, химик һәм өч физик-нанотехнолог бар.
Быел стипендиаль жюри беренче тапкыр Свердловск өлкәсе губернаторы стипендиясенә претендентлар рейтингын төзегән. Рейтингта фәнни мәкаләләрнең саны һәм дәрәҗәсе, фәнни конференцияләрдә катнашу һәм укудан тыш активлык исәпкә алына.
Рейтингта беренче урында Урал дәүләт университетының тарих факультетының археология, этнология һәм махсус тарихи дисциплиналар кафедрасы аспиранты Алексей Старостин тора. Яшь галимнең фәнни кызыксыну темалары – Уралдагы ислам тарихы. Ул «Уралда ислам» («Ислам на Урале») дип исемләнгән энциклопедик сүзлек белән чыгыш ясады (2009 елда Мәскәүдә басылып чыкты). Бу басмадагы ике йөздән артык мәкалә шәхсән Алексей Старостин тарафыннан төзелгән. Шулай ук ул Уралда сәламәтлек саклау һәм сәнәгать (промышленность) тарихы буенча да хезмәтләр, Үзәк Азия хезмәт миграциясе мәсьәләләре буенча аналитик мәкаләләр авторы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар