Легаль булмаган иммиграциягә каршылык хәрәкәтенең Петербург бүлеге вәкилләре бүген губернатор Валентина Матвиенкога һәм шәһәрнең Эчке эшләр бүлеге башлыгы Владислав Пиотровскийга хат җибәрде. Алар Корбан бәйрәмен үткәргән чакта тәртип саклау органнары тарафыннан нинди чаралар күреләчәге турында кызыксына.
Бу хакта Петербургның легаль булмаган иммиграциягә каршылык хәрәкәте (ДПНИ) матбугат сәркатибе Андрей Кузнецов хәбәр итте. Ул мисалга инцидент итеп узган елгы Корбан бәйрәмендә мөселманнарның Апраксино ишегалдында мал-туарлар чалуны китерде.
Шулай ук Ураза бәйрәме вакытында да мөселманнар иртә таңнан Печән базарында тавыш көчәйткечләр кулланып гыйбадәт кыла башлыйлар, ә бу, үз чиратында, җирле халыкны хафага сала. Милләтчеләр исә әлеге чараларда хокук саклаучылар каршылык күрсәтмәде, дип зарлана.
Шуңа күрә дә милләтчеләр Корбан бәйрәме үткәрелгәндә нинди дә булса чикләүләр, тыюлар булачакмы дип чиновниклардан һәм милициядән хәзер үк кызыксына, дип яза mr7.ru.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде