Мисырның фәтвалар буенча «Dar Al-Iftaa» оешмасы хаҗ һәм гомрә (кече хаҗ) буенча белешмә бастырып чыгарды.
Китапта хаҗ кылу тәртипләренә кагылышлы үтә мөһим сорауларга тулы җаваплар бирелгән; ул “Аллаһының кунаклары”на, шулай ук аэропортлардагы сәфәр кылучыларга, диңгез портларында һәм туристик компанияләрдә бушлай таратылачак. Әлеге белешмә сигез халыкара телдә басылган, алар – гарәп, инглиз, француз, алман, урду, малайск, төрек һәм рус телләре.
АРЕ мөфтие, доктор Гали Гомаа әйтеп үткәнчә, хаҗ сезоны башлану белән «Dar Al-Iftaa» исеме астында дөнья күргән хаҗ буенча яңа белешмә белән янәшә зур ихтыяҗ тудырган “ураза турындагы китап” килә. Анысы Рамазан аена кадәр басылган иде. Ул әйткәнчә, хаҗ турындагы белешмә заманча метод белән мөселманнарны фәтвалар белән таныштырачак, анда хәзерге чорның ихтыяҗлары да исәпкә алынган. Аның язылу теле шулкадәр гади ки, һәрбер хаҗи үзенең соравына бернинди авырлыкларсыз җавап таба һәм аны аңлый алачак, дип билгеләп үтте мөфти.
«Dar Al-Iftaa» директоры Әшрәф Фәһми үз ягыннан хәбәр иткәнчә, белешмә хаҗның барлык гамәлләрен дә үз эченә ала, шулай ук анда аның мәгънәсе, сере һәм барлык детальләре дә салынган. Игътибар үзәгенә аныклык һәм ритуалны үтәү тәртибе кабул ителде, шулай ук Пәйгамбәребез (с. г. в.) сөннәте белән калыплашкан положениеләрдән тайпылуга урын бирелмәде һәм бәхәсле сорауларны искә алмыйча, күпчелек галимнәр килешүендә язылды, дип яза “Ислам порталы”.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел