Иртәгә Яшел үзән шәһәренең тарихи мәчетенә 30 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар узачак (мәчет Мишуллин–Волгоград урамнары киселешендә урнашкан).
1980 елда, элеккеге СССР вакытында аны теркәргә рөхсәт итәләр, һәм 1981 елда – мәчет мөселманнар өчен үз ишекләрен ача. Ул ТАССРда төзергә рөхсәт ителгән бердәнбер мәчет була. Мәчетнең рәсми исеме юк, аны “Тарихи” (яки Җәмигъ) дип йөртәләр. 1989 елга кадәр аның манарасы булмый һәм ул докуметларга гыйбадәт кылу йорты, дип язылып килә.
Чара 11:00 сәгатьтә башланып китәр, дип көтелә. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе составында мөфтинең урынбасары, Вакыфлар рәисе Илдус хәзрәт Фәизов һәм мөфтинең дини мәсьәләләр буенча урынбасары Сөләймән хәзрәт Зарипов булачак.
Мероприятиедә районның дин әһелләре, Яшел үзән шәһәре һәм Яшел үзән районы хакимияте башлыгы, шәһәрнең предприятие һәм бизнес берләшмә җитәкчеләре катнашыр, дип көтелә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел