Түбән Каманың Үзәк мәчете җомга вәгазьләрен хәзер үз вакытында ук турыдан-туры трансляциядә интернеттан карарга мөмкин.
Бу мәчет җитәкчелеге интернетта турыдан-туры элемтәне тест режимында алып бара, алар моңа гыйбадәт залына куелган махсус веб-камера ярдәмендә ирешкәннәр. Хәзер һәр җомга көнне интернетка керүче теләсә кем он-лайнда татар телендә вәгазьләр тыңлый алу мөмкинлегенә ия.
“Бу бигрәк тә мәчеткә килеп, нинди дә булса сәбәпләр аркасында җомга вәгазендә утыра алмаучылар өчен мөһим, – ди Җәмигъ мәчет имам-хатыйбы, Түбән Кама районы мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин. – Бу өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар, тагын кемнәр әле намазга басарга һәм мәчеткә килергә әзер түгел, әмма шулай да ислам дине белән кызыксынучылар өчен.
Шунысы сөнечле, Россиянең төрле ерак шәһәрләрендә яшәүче мөселман татарлар да безне күрә һәм ишетә алачак. Гомумән, бөтендөнья челтәренә чыга алган һәрбер кеше дә”.
Вәгазьләрне tv.an-nasr.ru сайтыннан карарга мөмкин.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде