Лорен Бут – Бөекбританиянең экс-премьеры хатынының сеңлесе (ул бүгенге көндә Көнчыгыш квартетының махсус илчесе вазифаларын башкара) ислам динен кабул итте. Бу хакта якшәмбегә каршы төндә, ягъни 24 октябрь көнне, Mignews хәбәр итте.
Шери Блэрның 43 яшьлек сеңлесе Иранга визит ясаганнан соң, тормышын бөтенләй башка якка алырга тели, аның сүзләре белән әйткәндә, чып-чын рухи тетрәү була бу.
Ислам динен кабул итү карарына Лорен алты атна элек, Бөекбританиядән Иранга кайту уңаенда килгән. Хәзер, аның үз сүзләре белән әйткәндә, ул көненә биш мәртәбә намаз укый, якындагы мәчеткә даими рәвештә йөри, ә өеннән чыгар алдыннан һичшиксез хиҗаб (мөселман яулыгы) кия.
“Мин бүтән дуңгыз ите ашамаячакмын, мин көн саен Коръән укыйм, һәм хәзер 60 нчы биткә җиттем инде, – дип әйтте ул. – Мин инде 45 көн спиртлы эчемлекләр эчмим – бу соңгы 25 ел эчендә иң зур период. Шунысы гаҗәп, исламга күчәргә карар кылганнан соң минем бер тапкыр да алкогольгә тотынасым килмәде. Ә бит мин һәр кич саен бер-ике бокал шәраб (вино) эчүчеләрдән идем бит”.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел