Мәскәүнең көньяк-көнчыгышындагы мәчет төзелеше карары җәмәгать тыңлаулары нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк. Бу хакта РИА «Новости»га ЮВАО префектурасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Агентлык әңгәмәдәше өстәгәнчә, Волжск бульварында мәчет төзелешенә каршылык протесты белән чыкканнарга исә чиновниклар Текстильщиклар районында яшәүчеләргә рәсми җавап җибәргәннәр. “Күрсәтелгән җир участогында мәчет төзелешенә каршы чыгучыларга префектура башка җир участогында мәчет төзү тәкъдиме белән Мәскәү мэры адресына мөрәҗәгать җибәрде”, – дип әйтелә Текстильщикларда яшәүчеләргә ЮВАО зампрефекты Александр Скороспелов җибәргән мөрәҗәгатьтә.
Скороспелов шулай ук мәчет Москомархитектурасында исәпкә алынганлыгын һәм аның төзелеше шәһәрнең җир ресурслары департаменты белән килешенгәнлеген билгеләп үтте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде