Бүгеннән Казанда “Мөселман модасы атналыгы” башлана. Ягъни бүген, дүшәмбе көнне үк катнашучыларның килеп җитүе көтелә.
“Мода атналыгы” кысаларында мәдәни чаралар, танылган дизайнерлар тарафыннан мастер-класслар узачак. 28 октябрьдә “Мөселман киемнәрен реализацияләү һәм җитештерү, бизәү, дизайн-проектлау мәсьәләләре” («Проблемы дизайн-проектирования, оформления, производства и реализации мусульманской одежды») дигән темага түгәрәк өстәл узачак. Чарага дизайнерлар, рәссам-модельерлар, бизнес вәкилләре – кием җитештерүчеләр һәм бутик, кибет, сәүдә фирмалары директорлары җыелачак.
Форум «Islamic clothes» халыкара мөселман киеме дизайнерлары конкурсы” һәм мөселман модасы дөньясындагы соңгы тенденцияләрне күрсәтү белән төгәлләнәчәк.
Конкурска танылган модельерлар, төрле дизайн студияләре һәм мәктәпләре, шулай ук Индонезия, Гыйрак, Иран кебек чит илләрдән утыздан артык гариза кабул ителгән.
Конкурста барлык катнашучыларны кыйммәтле бүләкләр, дипломнар көтә. Җиңүчегә бирелә торган гран-при 100 мең сум тәшкил итәчәк. Конкурсның жюри составына Россия һәм чит ил мода индустриясе әһелләре, мәдәният мэтрлары һәм күренекле җәмәгать эшлеклеләре кертеләчәк.
Конкурсны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дизайнерлары Шурасы, “Татарстан мөслимәләре Шурасы” иҗтимагый оешмасы үткәрә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел