“Минем әтием – Шевчук Юлиан Сосфенович – йөз процент украиналы, ә әнием – татар – Гәрәева Фәния Әкрәм кызы. Менә шундый украин-татар катнашмасы... – дип сөйләде музыкант «Бульвар Гордона» газетасына биргән әңгәмәсендә. – Минем бабам Әкрәм Әмөдәррис улы – хак мөселман, ә бабамның бабасы бөтенләй мулла ук булган. Ул совет властен кабул итә алмый һәм 1937 елда атып үтерелә, ә аның улын сөргенгә җибәрәләр”.
Ә мулла малае булачак Шевчукның бабасы мәдрәсә тәмамлый. “Исемдә, аның иске Коръәне (сүз уңаеннан әйтим, ул миңа мирас булып күчте) һәм авылның барлык мөселманнары җыелган гыйбадәт кылу бүлмәсе бар иде. Ул аларга гарәп телендә Коръән укыды һәм моны алыштыргысыз башкарды, ә мин балачакта бабамда еш булдым, һәм боларның барысы да минем күз алдымда узды. Андагы музыкаль тавыш гаҗәеплелеге, ярымкараңгылык, утлар...” – дип искә алды ул.
Әмма динне сайлау аңа җиңелләрдән булмый: ул ислам белән христиан диннәре арасында озак тирбәлә. “Ахырдан, православие җиңде, мине тәрбияләнгән культура басты, әмма бу мәгънәдә мин бик тә толерант һәм чыгышым буенча да теләсә кайсы конфессияне хөрмәт итәм. Минем уйлавымча, барлык юллар да Ходайга (Бог) һәм храмга алып килә”, – дип ассызыклады Шевчук.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел