20 октябрьдә Ислам Конференциясе оешмасы генераль сәркатибе (секретарь) Әкъмалетдин Ихсаноглы һәм оешма каршындагы ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәниятен өйрәнү институты (ИРСИКА) генераль директоры Халит Эрен Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Болгар шәһәрендә булдылар. Минтимер Шәймиев кунакларны татар халкының борынгы мирасы белән таныштырды һәм әлеге тарихи һәйкәлне яңарту буенча планнары белән уртаклашты.
Моннан тыш, ике як та 2012 елда Болгар шәһәрендә халыкара симпозиум үткәрү турында килештеләр, ул Идел буе төбәгендә ислам дине таралуга багышланачак. Әкъмалетдин Ихсаноглы исәпләвенчә, симпозиум бөтен дөнья дәрәҗәсендәге проектка әйләнәчәк. “Мондагы тарихи урыннарны яңарта бару, һәйкәлләрне реставрацияләү – бу җирле халыкның гына горурлыгы түгел, ә башка халыкларның да килеп гыйбрәт-сабак алу урыны”, – дип ассызыклады Ислам Конференциясе оешмасы генераль сәркатибе.
Барыннан да тизрәк, форум монда киләчәктә ачу планлаштырылган мәчет һәм мәдрәсә базасында узар, дип планлаштырыла.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел