Амстердам суды “SMON” мөселман телерадиокомпаниясе тапшыруларын эфирга чыгару өчен Голландия медиа ведомствосы тарафыннан рөхсәт бирелгән карарны үз көченнән чыгарды. Дәүләт медиа ведомствосы әлеге оешмага лицензия биргән чакта, шундый ук эфир тапшырулары чыгарырга теләгән оешмага караганда, “SMON”га җитәрлек булмаган нигезләр билгеләгән, дип тапты суд. Бу хакта “Ислам.ру” яза.
Исеме белән үк охшаш диярлек икенче бер “SMO” исемле ислам телерадиокомпаниясе, лицензия алганда җиңелү ачысын татыганнан соң, ведомство карары белән килешмәвен белдерде һәм, нәтиҗәдә, “SMON”ның лицензиясен суд тарафыннан яраксыз, дип табуга иреште.
Голландия медиа ведомствосы белдергәнчә, ул ислам дини телерадиокомпанияләре тарафыннан бирелгән барлык гаризаларны да яңадан караячак.
Хәзерге вакытта илдә ислам темасына тапшырулар алып барылмый, чөнки август аенда, диннең кайбер яклары буенча уртак фикергә килә алмыйча, “SMON”ның лицензиясе низаг чыгу аркасында юкка чыгарылды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар