2010 елның 23 октябрендә 03:05 сәгатьтә Казан шәһәреннән хаҗга баручыларның 49 кешелек беренче төркеме (группа) кузгалачак. Төркем Казан – Истанбул – Мәдинә – Мәккә маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.
Согуд Гарәбстаны корольлеге тарафыннан бирелгән квоталарның быел барысы да тулды. Ике мең хаҗга баручының күпчелеге – Татарстанның күрше төбәкләреннән һәм Россия өлкәләреннән.
Хаҗның составын быел 19 кеше раслады. Аңа административ эшчеләр, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан билгеләнгән табиблар һәм кайбер төркем җитәкчеләре керде. Хаҗилар белән Сөләйман Зарипов, Рөстәм Зиннуров, Линур Сабирҗанов, Рамил Бикбаев һ. б. йөриячәкләр.
Хаҗга баручыларның икенче төркеме Изге җирләргә 2010 елның 27 октябрендә кузгалачак.
13 ноябрь – хаҗ гамәлләре башланган көн, бу көнне Мина үзәнлегенә чыгачаклар. 15 ноябрь – Гарәфәт көне, хаҗилар шул тауда торачаклар. 16 ноябрь – Корбан бәйрәме. Хаҗиларның Согуд Гарәбстанында булу вакыты 14 көннән алып 37 көнгә кадәр тәшкил итәчәк.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар