Агымдагы елның 27-28 нче октябрь көннәрендә Чуашстанның Шыгырдан авылында һәм Чабаксар шәһәрендә гадәткә кергән “Шыгырдан укулары” YII нче төбәкара фәнни-гамәли конференция узачак.
Быел әлеге фәнни җыен Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чуаш милли конгрессы, И.Н.Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университеты, Чуаш дәүләт гуманитар фәннәр институты, Чуашстанның Мәдәният, милли эшләр, мәгълүмат сәясәте һәм архив эшләре министрлыгы, Батыр районы милли-мәдәни мохтәрияте белән берлектә оештырыла. Әлеге җыен быел “Бүгенге Русиядә Идел Болгарстанының социо-мәдәни, дини һәм хокукый традицияләре” дигән темага багышлана, - дип яза intertat.ru Татарстан Республикасы электрон газетасы.
Бу теманың актуальлеге Идел Болгарстаны башкаласы булган Шәһри Болгарда төзекләндерү эшләре башлануга гына бәйле түгел. Моңардан тыш, бүгенге көндә Идел буенда яшәгән халыкларның тарихы, мәдәнияте әлеге шанлы дәүләтчелеккә азмы-күпме барып тоташа. Бу уртак мирасның хәзерге чордагы кайтавазын фәнни өйрәнү, аны популярлаштыру, шулай ук, көн кадагында тора. Идел буендагы халыкларның дуслыгы Болгар дәверендә үк барлыкка килә һәм гасырлар дәвамында кызыл җеп булып үрелеп бара. Дөньяның кайбер төбәкләрендә милләтара ызгыш, динара гаугалар булып торганда, Болгар цивилизациясе салып калдырган татулык һәм туганлык орлыкларының бүген дә җимеш биреп торуы – шулай ук фәнни җыенның темасын актуальләштерә.
«Шыгырдан укулары»ның быелгы темасы Болгар дәүләтенең башлангыч чорында ук салынып калдырылган толерантлык, меңъеллык уртак тарих, бәз кебек ак чәчле аксакал Тарих әфәнденең бүген дә бердәмлек, дуслык, татулыкта яшәп ятуга үзенең биниһая өлеш кертүен күрсәтүне максат итеп куя. Бабаларыбыз моннан дистә гасырлар элек төзегән Тынычлык, Татулык, Дуслык дәүләтенең бүгенге тормышыбызда да, илебездә дә мәдәниятнең дөрес юнәлештә формалашуына, уртак Ватан — Россиянең шушы мираска таянып эчке куатен торгыза алауына «Шыгырдан укулары» мисал булып кына калмыйча, шуларны раслап тора.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар