Газ өлкәсендә төрле проектларда катнашырга теләгән Ашхабадның иң ышанычлы сатып алучысы әлегә Русия генә. Президент Медведев сөйләшүдә үз шартларын куймакчы.
Пәнҗешәмбе көнне Русия президенты Дмитрий Медведев ике көнгә Төркмәнстанга бара.
Аның соңгы сәфәрендә (2009 елның декабрендә) Ашхабад белән Мәскәү аралары бик яхшы түгел иде. Икътисади кризис вакытында газга бәяләр төште. Төркмәнстан үз бәясен “Европа хакларыннан” төшерүдән баш тарткач, Русия газны арзанга Үзбәкстан һәм Казакъстаннан ала башлады.
Узган елның апрель аенда Төркмәнстанның газ өлкәсе туктап калды. (Русия Төркмәнстан газының 90% ала иде). Ашхабад, газ үткәргечен буш тоту аена 1 миллиард доллар зыян китерә, дип Мәскәүне гаепләп чыкты.
Апрель белән декабрь арасында Русия Төркмәнстаннан газ алмады.
Декабрьдә Медведев Ашхабадка килгәч Төркмәнстан рәсмиләре үзләренең газ мәсьәләсендә Мәскәүгә бәйлелеген күрсәтмәскә тырышып, төрле халыкара проектларда катнашырга әзер булганнарын белдерде.
Төркмәнстан Европа Берлеген газ белән тәэмин итәчәк Набукко үткәргечен һәм Төркмәнстан-Әфганстан-Пакстан-Һиндстан үткәргечен төзүгә катнашырга теләк белдерде. Медведев киткәч тә Ашхабад Кытайга 40 миллиард м3, Иранга 12 миллиард м3 газ җибәрә башлавын игълан итте, - дип яза "Азатлык" радиосы.
Әмма бу проектлар турында сөйлшүләр генә бара, килешүләр имзаланмаган. Шуңа күрә президент Корбангули Бирдемөхәммәдов 2030 елга кадәр газ сатуны 30 миллиардтан 180 миллиард м3 кадәр арттыру ниятенең сүздә генә калуын теләмәсә - Русия белән яңадан килешү төзергә тиеш булачак, ди белгечләр.
Алсу КОРМАШ

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар