«Идел-Урал төбәгендә ислам цивилизациясе (Исламская цивилизация в Волго-Уральском регионе)» халыкара симпозиумы пәнҗешәмбе көнне Уфада үтәчәк. Әлеге вакыйга уңаеннан республика башкаласына Ислам Конференциясе оешмасы (ОИК) генераль сәркатибе (секретарь) Әкъмалетдин Ихсаноглы киләчәк.
Уфага шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән – Казахстан, Үзбәкстан, Төрекманстан, Кыргызстан, Төркия, Германия, Һиндстан, Литва, АКШ, Италия, Марокко кебек илләрдән филология, борынгы телләр, педагогика һәм сәясәт тарихы белгечләре дә җыелыр, дип көтелә. Симпозиумда республиканың әйдәп баручы югары уку йорты (вуз) галимнәре катнашачак.
Ислам Конференциясе оешмасы (ОИК) Уфада өч көн булачак. Бу вакыт эчендә кунаклар Уралда һәм Идел буенда исламның үсеше турында гына сөйләшеп калмаячаклар, шулай ук М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында, Россия Фәннәр Академиясенең (РАН) Уфа фәнни үзәгендә урнашкан Этнологик тикшеренүләр Институтының Этнография һәм археология музеенда булачаклар, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән очрашачаклар, дип хәбәр итә "Башинформ".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар